"Гасырлар кичкән шигърият" исемле шигырь кичәсе.

2015 елның 24 апреле, җомга
24 апрель көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә бөек Габдулла Тукайның туган көненә багышланган "Гасырлар кичкән шигърият" исемле шигырь кичәсе узды. Кичәне "Актаныш авыл җирлегара үзәк китапханә" МБУ методисты Т.Д. Шадрина ачты. Ул бөек Тукайның иҗаты турында сөйләде. 
   Кичәдә балалар бакчаларыннан балалар, мәктәп укучылары, "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе әгъзалары катнашты.
   4 нче санлы балалар бакчасыннан Салахова Э. һәм Сираева З. Габдулла Тукайның "Бала белән күбәләк" Харисов Д, "Сөткә төшкән тычкан". 1 нче санлы балалар бакчасыннан Нуриева Ләйлә "Кошларга", Закирова Камилә "Эшкә өндәү", 7 нче санлы балалар бакчасыннан Имамов Руслан "Туган авыл", 2 нче санлы балалар бакчасыннан Хасанов Сөләйман Габдулла Тукай турында, 6 нчы санлы балалар бакчасыннан Мөхәмәтов Сәйдәш "Сабыйга", Ганиева Камилә "Бишек җыры", 5 нче санлы балалар бакчасыннан Гарифянов Искәндәр "Шүрәле", Сабирова Рүзилә "Карлыгач" әсәрләрен башкардылар.
   1 нче санлы мәктәптән Басырова Ләйсән "Кадрия", Адгамова Елена Муса Җәлилнең "Вәхшәт", 2 нче санлы мәктәптән Диана Шәрәфиева "Шүрәле әсәрләрен башкардылар.
   "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсеннән Лилия Шайгаданова, Фәнәвис Дәүләтбаев, Роберт Сәләхиев, Резеда Храмова, Әльфисә Гимазова, Альбина Авзалова үзләренең Габдулла Тукайга багышлап язган шигырьләрен укыдылар. Л. Шайгарданова кичәдә Габдулла Тукай әсәрләрен иң оста башкаручылар Гараев Алмаз белән Ганиева Камиләгә үзенең китапларын бүләк итте.
Кичә Габдулла Тукайның "Туган тел"ен җырлап тәмамланды.















































ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International