Бүген, 24 апрель көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсендә “Библиотөн”. “Библиотөн” акциясенең беренче кунаклары, беренче санлы Актаныш мәктәбенең 3”А” сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Диләрә Хөббетдинова) булды. Укучыларга үзләре укыган китап буенча бәяләмә язарга һәм рәсем ясарга алдан ук бирем бирелгән иде. Кушкан эшләргә бик җаваплы карап, һәр укучы зур әзерлек белән килгән. Барлык эшләрне дә карап чыккач, укучылар үзләре нәтиҗә ясап урыннар чыгардылар. Җиңүчеләргә истәлеккә китап тапшырдык. Яңадан балалар китапларына төзелгән буктрейлерлар карадык.
Бүген балалар китапханә кичке 7гә кадәр эшли. Китапханәбезгә рәхим итегез!
16. 00. – 19.00. сәгатькә кадәр уздырылачак чаралар исемлеге:
1. А.Гайдарның “Чук и Гек” әсәре буенча төшерелгән кинофильмын карау.
2. “Мурзилка” журналының кушымтасында бирелгән кәгазь уенчыкларны ясау
буенча мастер-класс һәм эшләнгән эшләргә күргәзмә.
3. Тукай әкиятләре буенча мультфильмнар карау.
4. “Җырга күчкән чәчәкләр” җырлы презентация.