Сәфәр мәктәбендә татар теле атналыгы дәвам итә. “Шигырьне таны” уенында 8 нче сыйныф укучылары Г.Тукай иҗаты буенча әзерләнгән сорауларга җавап бирделәр. Иң күп баллны Гыйлмуллин Илназ җыйды. “Тукайга ияреп” Җиңүнең 70 еллыгына шигырь язу осталыгын да сынап карадылар.