ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2015 ел
шимбә
"Язгы шәфкатьлелек атналыгы"  атналыгы кысаларында мәктәбебездә "Мин яшәгән ил" темасы астында рәсем конкурсы булып узды. Конкурсның максаты - туган илебезгә һәм аның табигатенә мәхәббәт, хөрмәт, сак караш тәрбияләү. Һәр класстан берәр рәсем тапшырылып, җиңүчеләр билгеләнде: 1 урын - Хисамова Энҗе (7 класс); 2 урын - Сәйделова Ильгина (9 класс); 3 урын - Зиннурова Эльвина (4 класс). Катнашучыларга зур рәхмәт! Җиңүчеләргә афәрин диясе генә кала.

"Шәфкатьлелек атналыгы"  кысаларында башлангыч класс укучылары тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына истәлекле бүләкләр ясадылар. Бу эштә һәр укучы да теләп катнашты.

Бүген 7 класс укучылары  фронтка бабайларга хат яздылар.

Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ “Мәгариф идәрәсе” приказы № 143-ОД “ Башлангыч мәктәпләрдә ФГОС тәләпләренә туры китереп белем дәрәҗәсен тикшерү”нигезендә, 22 апрель көнне 4 класс укучылары математикадан мониторинг үттеләр. /укытучылары Шамсиева М.Р/.

23.04.2015  көнне Түке  мәдәният  йортында  очрашу.
Мәктәбебездә "Туган тел" атналыгы кысаларында 5-6нчы класслар арасында КВН-дәрес булып узды. Чараның максаты: -балаларга туган телебезнең бай, матур, гүзәл, тапкыр, могҗизалы, җор тел булуын төшендерү; - туган илгә мәхәббәт, белемгә омтылыш тәрбияләү. КВН барышында укучылар әкияттән өзек күрсәттеләр, сүз эчендә сүз, яңа сүзләр төзеделәр, капитаннар көчләрен сынаштылар. 5нче классның "Йолдызлар" командасы 56 очко белән җиңүче команда булды. Афәрин! Котлыйбыз! Укытучы: Галиева Л.И.
21 апрель көнне Байсар урта мәктәбенең башлангыч класс укучылары арасында “Дуслык” фестивале старт алды. 
Бу көнне Байсар урта мәктәбенең 2 классында “Дуслык – кешелеклелек сыйфаты” темасына дуслык дәресе уздырылды. 

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район киңәшмәсе


24
апрель, 2015 ел
җомга
"Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" акциясе 24 апрель - игелекле эшләр көне уңаеннан, Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә Ачык ишекләр көне үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International