24 апрель көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Җәмгыять белеме дәресләрендә информацион технологияләр» дигән тема астында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район киңәшмәсе булып узды. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы "Балалар һәм ата- аналарның үзара мөнәсәбәтләре" дигән темага 6 нчы сыйныфта ачык дәрес күрсәтте, ә 8 нче сыйныф укучылары белән класстан тыш чара итеп “Тамчы- шоу” интеллектуаль бәйге оештырды. Соңыннан киңәшмә мәгариф өлкәсендәге яңалыклар белән танышу һәм фикер алышу белән дәвам итте.