Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә Ачык ишекләр көне үткәрелде

2015 елның 24 апреле, җомга
"Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" акциясе 24 апрель - игелекле эшләр көне уңаеннан, Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә Ачык ишекләр көне үткәрелде. Очрашуның кунаклары - Актаныш №2 санлы мәктәбенең 8 класс укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Быелгы елның шушы көненә булган саннарга тукталды. Акт язуларының саклану урыны булган - архивның эшчәнлеген аңлатты. Укучылар 24 апрель көненә гаилә корган яшь парларның язылышу тантанасы шахитлары булдылар. Психолог Ф.З.Шәйгәрданова, Актаныш районы җәмәгатьчелек советы вәкиле Д.Д.Гәрәева катнашында "Ничек бәхетле булырга?" дигән темага багышланган түгәрәк өстәл янында очрашуда үзләренә бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева кызлар, егетләргә үзенең изге теләкләрен җиткерде, укуларында уңышлар теләде. Бөек Ватан сугышында җиңүнең символын аңлаткан Георгий тасмалары ЗАГС бүлегендә булган һәркемгә бу көнне бүләк ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International