21 апрель көнне Байсар урта мәктәбенең башлангыч класс укучылары арасында “Дуслык” фестивале старт алды. Кече яшьтәге мәктәп балалары арасында “Күңелле стартлар” оештырылды. Эстафета барышында укучыларда түземлелек, җитезлек, ихтыяр көче кебек сыйфат һәм күнекмәләр формалашты. Дуслык барыбызны да берләштерде.