ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

28 нче апрель көнне Киров урта мәктәбе  укучылары һәм укытучылары  өмәдә катнаштылар. Бу эштә башлангыч класс укучылары да читтә калмады. Алар югары класс укучылары белән беррәттән мәктәп территориясен чүп–чардан чистарттылар. Спорт мәйданчыгын, стадионны тырмалап чыктылар.

Мәктәп тирәсе матурланып, чистарып калды.

Иске Кормашның 4 класс укучылары татар теленнән мониторинг үтәләр. Укытучылары Фардиева Л.З.


Иске Кормаш укучылары нарат үсентесе ,урманга  утырырга киттеләр.


Иске Кормаш укучылары бүген бәрәңге утырталар, кишер-чөгендер орлыгын чәчәләр.


Бүген мәктәп укучылары Фирая Солтанова-Жданова кубогына уздырыла торган ярышка киттеләр.Аларга уңышлар телибез!

20 апрель көнне мәктәп тирәләрен, юл читләрен,бакчаларны җыештырдык, тырмаладык.Тирә-ягыбызны чистарттык.

 

Районның яшь юл хәрәкәте инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен һәм велосипед белән идарә итү күнекмәләрен белүләрен “Куркынычсыз көпчәк” конкурсының район этабында күрсәттеләр. Әлеге бәйге районыбызда 17 тапкыр үткәрелә.

Конкурс  ЮХИДИ бүлеге һәм район мәгариф бүлеге тарафыннан уздырылды. Анда районның 26 мәктәбеннән 104 укучы катнашты. Командалар велосипедта каршылыклар полосасын үттеләр, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча сорауларга җавап бирделәр, үзләренең агитацион программаларын тәкъдим иттеләр. 

Иске Кормашның 3 класс укучылары уртача нәтиҗәләргә ирештеләр. Алдагы елда тагында тырышып алгы урыннарга күтәрелгә  язсын.

Мәктәбебезнең 6 класс укучысы Шәрифҗанова Айзирә "Яшь программист” XIX Республика конкурсының республика этабында “Web сайтлар» номинациясе буенча үзенең проектын уңышлы яклап кайтты. Җитәкчесе: Ч.З.Гыйлмуллина.

27 апрель  14.00 сәгатьтә Башкарма комитетның утырышлар залында “Бердәм Россия” партиясе Актаныш җирле бүлекчәсендә эчке партия алдан тавыш бирү буенча район оештыру комитетының чираттагы утырышы узды. 

28
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Районның яшь юл хәрәкәте инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен һәм велосипед белән идарә итү күнекмәләрен белүләрен “Куркынычсыз көпчәк” конкурсының район этабында күрсәттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International