“Бердәм Россия” партиясе Актаныш җирле бүлекчәсендә эчке партия алдан тавыш бирү буенча район оештыру комитетының чираттагы утырышы узды

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

27 апрель  14.00 сәгатьтә Башкарма комитетның утырышлар залында “Бердәм Россия” партиясе Актаныш җирле бүлекчәсендә эчке партия алдан тавыш бирү буенча район оештыру комитетының чираттагы утырышы узды. Анда оештыру комитеты әгъзаларыннан тыш, авыл җирлеге башлыклары, башлангыч партия бүлекчәләре секретарьлары, тавыш сайлау комиссиясенең  әгъзалары чакырылган иде.

Оештыру комитеты утырышында партиянең Актаныш җирле бүлекчәсендә праймеризны оештыру буенча авыл җирлекләрендә депутатлыкка кандидатлар, выборчиклар һәм җирле санау комиссиясенең составы расланды. Эчке партия алдан тавыш бирү (праймериз) һәр авыл җирлегендә май аенда үтәчәк булып, утырышта аның графигы расланды. Очрашу – тавыш бирүләрне оештыру өчен җаваплы итеп җирле сәяси Совет һәм оештыру комитеты  әгъзалары билгеләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International