28 нче апрель көнне Киров урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары өмәдә катнаштылар. Бу эштә башлангыч класс укучылары да читтә калмады. Алар югары класс укучылары белән беррәттән мәктәп территориясен чүп–чардан чистарттылар. Спорт мәйданчыгын, стадионны тырмалап чыктылар.
Мәктәп тирәсе матурланып, чистарып калды.