28 нче апрель көнне Казан шәһәре Совет районының “20 нче гимназия”сендә үткәрелгән “Алиш эзләреннән” I төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең “Шигърият бакчасында” секциясендә катнашып, Киров урта мәктәбенең 7 нче класс укучысы Сибгатуллина Алисә II дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.
28 нче апрель көнне авылыбыз китапханәсендә "Мәңге яшь Тукай безнең йөрәкләрдә" дигән әдәби чара узды. Китапханәче Энҗе Фасиловна укучыларны Г. Тукайның тормыш юлы белән таныштырды, тестлар эшләтте.