“Алиш эзләреннән” I төбәкара фәнни-гамәли конференциясе

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

28 нче апрель көнне Казан шәһәре Совет районының “20 нче гимназия”сендә үткәрелгән “Алиш эзләреннән” I төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең “Шигърият бакчасында” секциясендә катнашып, Киров урта мәктәбенең 7 нче класс укучысы Сибгатуллина Алисә II дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. “Алиш эзләреннән” дигән җыентыкта “Көз”, “Яңа ел кары”, “Газаплы еллар” шигырьләре басылды.  9 нчы класс укучысы Бикмухаметова Гүзәл катнашучы сертификаты белән бүләкләнде. Җыентыкта “Безнең теләкләр”, “Әбиемнең киңәшләре” шигырьләре басылды. Җитәкчеләре  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәшитова И.С.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International