28 нче апрель көнне авылыбыз китапханәсендә "Мәңге яшь Тукай безнең йөрәкләрдә" дигән әдәби чара узды. Китапханәче Энҗе Фасиловна укучыларны Г. Тукайның тормыш юлы белән таныштырды, тестлар эшләтте.
Казанда Г.Тукай иесмендәге мәйдан бар икән. Метро станциясе дә аның исемен йөртә.Шәрәнбаш-Кнәз авылында, Уфа, Җаек шәһәрләрендә Г.Тукай исемен йөртүче урам бар. Җаекта Г.Тукайга һәйкәл куелган. Шулай ук Санкт-Петербург шәһәрендә элекке татар бистәсеннән ерак түгел урында Г.Тукайга һәйкәл куелган.
Бу чарадан укучылар үзләренә бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар.