Меңнәр мәктәбе яңалыклары

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Атналык кысаларында укучылар Бөек Ватан сугышы чорында иҗат иткән язучы һәм шагыйрьләрне тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, сугышта һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәл тирәсен җыештырдылар, тыл ветераннары һәм сугыш чоры балаларына барып, якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Шулай ук тиурчылык эше оештырылды, мәктәп яны һәм елга буйлары җыештырылды. Кечкенә дусларыбыз - балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренә Рафис Корбан әсәре буенча әзерләнгән  "Куркуны җиңгән куян" курчак театры күрсәтелде. Атналык оешкан төстә узды һәм тәрбияви яктан зур әһәмияткә ия булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International