24 апрель көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсендә халыкара “Библиотөн” акциясе булып узды. Бу көнне китапханә 16.00. – 19.00. сәгатькә кадәр эшләде. Акция барышы турында алдан ук район газетасына, сайтка белдерүләр куелды һәм даими чагылдырып барылды. Бу көн өчен аерым чаралар планы төзелде һәм акция план нигезендә алып барылды.
Китапханәнең иң беренче кунаклары мәктәпкәчә яшьтәге балалар булды. Кечкенә дусларыбызга Г.Тукайның балачагы турында сөйләдек. Шагыйрьнең әкиятләре буенча төзелгән мультфильмнар күрсәттек. Оештырылгын чараларда балалар белән берлектә әти-әниләр дә катнашты.
Китапханәгә төрле яшьтәге китап укучы балалар килде. Аларны китапханәгә кайткан газета-журналлар белән таныштырдык.
Актаныш беренче санлы мәктәбендә белем алучы 3А сыйныф укучылары белән (сыйныф җитәкчесе Диләрә Хөббетдинова) “Бу китапны укы” исеме астында әдәби сәгать уздырдык. Укучылар алдан бирелгән бирем буенча укылган китапларына бәяләмә язып, рәсемнәр ясап килгәннәр иде. Шуларны укып, үзләре урын чыгардылар. Җиңүчеләргә бүләккә китап тапшырдык.
Сәгать 18.00. – 19.00. аралыгында А.Гайдарның “Тимур һәм аның командасы” исемле әсәре буенча төшерелгән нәфис фильмны карау оештырылды. Китап укучы дусларыбыз бик яратып, кызыксынып карадылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)