Иске Кормаш яңалыклары. "Имин көпчәк" конкурсы үтте.

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

Районның яшь юл хәрәкәте инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен һәм велосипед белән идарә итү күнекмәләрен белүләрен “Куркынычсыз көпчәк” конкурсының район этабында күрсәттеләр. Әлеге бәйге районыбызда 17 тапкыр үткәрелә.

Конкурс  ЮХИДИ бүлеге һәм район мәгариф бүлеге тарафыннан уздырылды. Анда районның 26 мәктәбеннән 104 укучы катнашты. Командалар велосипедта каршылыклар полосасын үттеләр, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча сорауларга җавап бирделәр, үзләренең агитацион программаларын тәкъдим иттеләр. 

Иске Кормашның 3 класс укучылары уртача нәтиҗәләргә ирештеләр. Алдагы елда тагында тырышып алгы урыннарга күтәрелгә  язсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International