“Куркынычсыз көпчәк” конкурсының район этабы үтте

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

 

Районның яшь юл хәрәкәте инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен һәм велосипед белән идарә итү күнекмәләрен белүләрен “Куркынычсыз көпчәк” конкурсының район этабында күрсәттеләр. Әлеге бәйге районыбызда 17 тапкыр үткәрелә.

Конкурс  ЮХИДИ бүлеге һәм район мәгариф бүлеге тарафыннан уздырылды. Анда районның 26 мәктәбеннән 104 укучы катнашты. Командалар велосипедта каршылыклар полосасын үттеләр, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча сорауларга җавап бирделәр, үзләренең агитацион программаларын тәкъдим иттеләр. Мари-Суксу  мәктәп укучылары әлеге конкурста җиңү яулады. Ә Татар Суксуы һәм Күҗәкә мәктәбе командалары 2 нче һәм 3 нче урыннарда.  

Мари-Суксу мәктәбе командасы 27 – 30 майларда  Чаллыда узачак конкурста чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International