Якынлашып килгән урып-җыю кампаниясе уңаеннан, бүген, 6 июль көнне районыбызның 7 зонасында комбайннар парады узды. Аның төп максаты булып техниканың уракка әзерлеген тикшерү, урып-җыюны сыйфат белән, югалтуларсыз, кыска вакыт эчендә башкарып чыгу тора.