Җәйге чорда транспортта ачык тәрәзәдән башны тыгуның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлатабыз, баганага яки каршыга килүче транспортка бәрелү очрагын кисәтәбез. “Сак бул, ачык тәрәзә!” республикакүләм акциясе старт алды. Бу юнәлештә төп җавапчылык ата-аналарга йөкләнә.
Татарстан Республикасының 71нче законы нигезендә 18 яше тулмаган яшүсмерләргә җәйге чорда кичке сәгать 11дән соң урамда үзләренә генә йөрергә ярамаганлыгын мәктәпләрдә ел дәвамында аңлатабыз.
Каникулга чыккач кына да районда яшүсмерләр тарафыннан кылынган ике җинаять теркәлде. Болар велосипед урлау очраклары. Мөмкинлектән файдаланып, шуны да әйтәсем килә, велосипедларыгызга үзегез хуҗа була белсәгез иде. Аларны теләсә кайда караучысыз калдырмагыз. Кайсы гына подъездны алсаң да, ташлап калдырылган велосипедларны күрергә туры килә. Алар яшүсмерләрнең күзен кызыктыра, нәтиҗәдә, җинаять кылырга этәрә.
Җәйнең кызу көннәрендә олысы да, кечесе дә су буйларына агыла. Рәхәтләнеп су кереп, кояшта кызынып калырга тырыша. Ләкин су керүнең дә үзенең таләпләре бар. Аларны үтәмәгәндә, аяныч хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Бары тик рөхсәт ителгән урыннарда гына су керергә кирәк. Башкаларына исә “Су коену тыела” дигән язулар куелырга тиеш. Ләкин безнең халык ярамыйга карамый дигән гыйбарәне өстен күрә. Кайда күңеленә хуш килгән сулыклар бар, шунда су керә.
Статистика мәгълүматларына караганда, ел башыннан республика сулыкларында 62 кешенең гомере өзелгән, шуларның 4се – балалар. Узган елның шушы вакытында бу саннар 49 іәм 4 булган. Безнең район җирлегендә быел ике кешенең гомере суда өзелде. Бәхеткә, алар арасында балалар юк.
Илназ Закиров, Татар Суыксуы авылында урнашкан янгын посты җитәкчесе:
– Беркайчан да ашыгып суга кермәскә кирәк. Кызган тән белән, йөгереп барып суга керсәң, кинәт кенә көзән җыерырга мөмкин. Шуны да истән чыгармау зарур: балаларның үзләрен генә су буйларына җибәрмәгез һәм суга кертмәгез. Мөмкинлектән чыгып, су асты тигезрәк булган урыннарны сайлагыз.
Шулай ук, янгын куркынычсызлыгы буенча да тукталып китәсем килә. Күп очракта янгыннарның төп сәбәпчесе булып янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү – тузган электр чыбыклары, төзек булмаган электр җиіазларын куллану тора. Табигать кочагында ял иткәндә учак ягып, шашлык пешерүчеләр дә күп. Араларында кайтып киткәндә учакларын сүндермичә китүчеләр дә бар. Бу инде зур янгыннарга сәбәп булырга мөмкин. Үз артыгыздан учакны балчык белән күмеп, яисә су сибеп сүндереп китегез, диясем килә. Өйләрдә, ихаталарда балаларның буе җитә торган урыннарда шырпылар калдырмагыз. Алар бик кызыксынучан. Ут белән уйнап, янгын чыгармаслар дигән гарантия юк.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений
с 18 час. 5 апреля до 18 час. 6 апреля 2026 г.
Ночью и днем 6 апреля 2026 г. на территории Республики Татарстан и в г. Казани местами ожидается сильный ветер 15-18 м/с (в г. Казани до 15 м/с); возможна гроза.