Россиялеләр янгында нишләргә кирәген белми

2015 елның 7 июле, сишәмбе

Кызганыч, Россиядә гомер итүчеләрнең күбесе янгын башланган очракта беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәклеген белми. Бу турыдагы сорауга 10 сораштырылучының 4се генә дөрес җавап биргән.


Быел янгыннар проблемасы Россия өчен аеруча актуаль. Яз һәм җәй айлары халыкны көчле пожарлар белән сынады. Өстәвенә, хәзер дә күп кенә төбәкләрдә корылык “хөкем сөрә”. Янгыннардан саклану исә – аеруча мөһим максатларның берсе буларак карала.

Россиядә гомер итүчеләрнең 59 проценты исә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә халык актив катнашырга тиеш, дип саный. Алар фикеренчә, халык ярдәме янгыннар килеп чыгуны кисәтүдә зур роль уйный алыр иде. Сораштырылучыларның 34 проценты исә гади халык янгыннарга каршы көрәштән ерак торса яхшырак дип белдерә. Алар фикеренчә, беренче чиратта, бу – махсус оешмалар эше.

Кызганыч, күпләр янгын башланган очракта иң беренче нәрсә эшләргә кирәклеген төгәл генә әйтә алмый. Андыйлар барча россиялеләрнең 39 процентын тәшкил итә. Бу – һәр ун сораштырылучының дүртенчесе дигән сүз. Шунысы сәер, араларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча махсус курс узган затлар да юк түгел. Дөрес җавап бирүчеләргә килгәндә, кагыйдә буларак, бу - уртача зурлыктагы шәһәрләрдә гомер итүчеләр, өлкән яшьтәгеләр һәм югары белеме булган белгечләр.

Янгын куркынычсызлыгы нормаларына аерым тукталсак, россиялеләрнең һәр өченчесе кайчан да булса шундый курсларда белемен арттырган. Аларның күбесе – вузда белем алучылар һәм ир-атлар.

Шунысын да билгеләп үтәбез, әлеге сораштыруны Россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 1600 кеше катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International