Актаныш районы буйлап "Авыл җыеннары" фестиваль-конкурсы атлый

2015 елның 7 июле, сишәмбе
Аккүз авыл җирлегендә, "Авыл җыеннары" фестиваль-конкурсы кысаларында "Кичке уен" астында чара узды. Ул татар халкының борынгы уеннар, җырлар, биюләрен һәм башка гореф-гадәтләрен үз эченә ала. Программа барышында карга боткасы пешерелде һәм аның белән барлык килгән бәйрәм кунакларын сыйладылар. Чара авыл халыкның күңеленә хуш килде.
Чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен Актаныш районы башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Ринат Сәлимшин җиткерде.
Районыбызның башка авыл җирлекләрендә дә мондый чаралар дәвам итә.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International