"Авыл яшьләре» дип исемләнгән тугызынчы җәйге спорт уеннары булып узды

2015 елның 7 июле, сишәмбе
30 июнь  - 5 июль көннәрендә Мамадыш шәһәрендә «Авыл яшьләре» дип исемләнгән тугызынчы җәйге спорт уеннары булып узды. Анда Актаныш районыннан да спорт сөючеләр өстәл теннисы, җиңел атлетика,   көрәш,  шашка, шахмат, бадминтон һ.б. кебек  13 төрле бәйгедә  катнаштылар.  Гомуми ярыш нәтиҗәләре буенча Актаныш районы командасы 43 команда арасында дүртенче урынны яулады. Ярышларда катнашкан спорт сөюче райондашларыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур үрләр яулауларын теләп калабыз!
 
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International