ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Кыш буе терлек абзарларында ябулы яткан маллар яз җитүгә иреккә чыга. Күпләр сыерларын, сарыкларын көтүгә чыгарсалар, арада капкасын ачып кына иркенгә чыгарып җибәрүчеләр дә очрый. Ул маллар иректә йөри, басуларны таптый, район үзәгендә дә газоннарда чәчәкләрне кимереп йөргән кәҗәләрне очратырга туры килә. Алай гына да түгел, шушы иректә йөргән маллар катнашында юл-транспорт фаҗигаләре дә булып тора. Ул аварияләрнең ахыры аяныч, кеше үлеме белән тәмамланган очраклар да бар.

3
июль, 2015 ел
җомга
2 июль көнне Яңа Әлем мәдәният йорты алдында "Кичке уен" бәйрәме үтте. Мәдәният хезмәткерләре һәм китапханәче тарафыннан әзерләгән чара милли уеннар, күмәк биюләр, моңлы җырлар белән үрелеп барды. Тамашачылар төрле уеннарда бик теләп катнаштылар. Бәйрәмнән соң татарча дискотека үтте.
 2 июль көнне Уразай авылында балалар өчен мәйданчык эшләп куелды.
Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 123,5 тоннага күбрәк
Республикада Ураза бәйрәм эш көне булмаган бәйрәм көне булып санала
Муниципаль хакимият органнарына кандидатларның сайлаучылар белән 924 очрашуы үткәрелгән

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән "Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге" ФДБУ 6-10 июльдә икмәк кабул предприятиеләренең әзерлеген тикшерә



2
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Картага акчаны "Электрон Татарстан" инфоматлары аша һәм республика дәүләт хезмәтләре порталында салырга мөмкин


Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Татарстан сулыкларында коену сезоны ачылганнан бирле быел 62 кеше батып үлгән.
Социаль ярдәм күрсәтүне, шул исәптән ташламалы  рецептлар буенча дарулар бирүне дәүләт  тәэмин  итә. Шундый ярдәмнең үзең өчен кирәклерәген сайлау гаять мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International