Үткән тәүлектә Татарстанда 3588,7 тонна сөт савылган

2015 елның 3 июле, җомга
 Үткән тәүлектә Татарстанда 3588,7 тонна сөт савылган. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 123,5 тоннага күбрәк, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Агымдагы ай белән чагыштырганда, сөт күләме 6,6 тоннага кимегән. Үткән көндә продукция күләме 3,1 тоннага төшкән.
Үткән тәүлектә, Әтнә, Балтач, Мамадыш, Буа, Кукмара, Актаныш, Чистай, Биектау һәм Азнакай районнарында 100,1 - 188,5 т сөт савып алганнар.
Шулай ук республиканың 19 районында вазгыять тотрыклы түгел – сөт күләме төшүен дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International