ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Вәҗетдинова Тәнзилә Мирфайда кызы «Авыл укытучысы- 2015» бәйгесендә югары нәтиҗә күрсәткәне өчен “Мәгариф” журналының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз! Уңышлар гел юлдаш булсын!

“2015 ел сынауларын уңышлы үттек”, - диде Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы тармагына нәтиҗәләр ясауга багышланган матбугат конференциясендә.

6
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында “Мәгариф” илкүләм өстенлекле проекты кысаларында лидер укытучыларны бүләкләү тантанасы узды. Агымдагы елда проектта 250 укытучы катнашты, аларның 26сы- Россия Федерациясе дәрәҗәсендә һәм 39ы – Татарстан Республикасы дәрәҗәсендә үз өлкәләрендә иң яхшылары дип табылды. Конкурста җиңүчеләргә акчалата премияләр тапшырылачак. Республиканың 26 иң яхшы укытучысы Россия Федерация бюджетыннан 200 000 сум, калган 39 җиңүче республика бюджетыннан 30 меңнән 100 меңгә кадәр акча алачак.
Гимназия-интернатның химия укытучысы Гарипова Рүзилә Илдар кызы Россия Федерациясе дәрәҗәсендә җиңүче дип табылды. Котлыйбыз!
13 октябрьдә - балалар язучы, шагыйрь һәм прозаик Җәүдәт Дәрзаманга 70 яшь .

Актаныш районында яшәүче ветераннарны өлкәннәр  Декадасы кысаларында оештырылган “Халкыбызның милли ризыклары -Бәлеш”  конкурс  - күргәзмәсендә катнашырга чакырабыз. 

1.     Конкурсның максаты .

      “Халкыбызның милли ризыклары -Бәлеш”  конкурс  - күргәзмәсе   татар халкының  иң күркәм  милли ризыгы булган  Бәлешне пропагандалау, татар халкының милли традициясен саклау.  Халкыбызны кулинария сәнгатенә тарту һәм күргәзмәдә катнашучыларны  төрле ризыктан  Бәлеш   пешерү  рецепты белән таныштыру. 

Конкурсны үткәрүнең инициаторы Татарстан  Республикасы Актаныш районы  ветераннарының (пенсионерларының)  җирле җәмәгать  оешмасы.

6 октябрь көнне район ДОСААФ оешмасы мәйданчыгында өлкәннәр арасында машина йөртү осталыгына конкурс үткәрелде. Конкурста 18 ветеран катнашты.

Конкурсның максаты:

- өлкән яшьтәге кешеләрне юл йөртү Кагыйдәләре куркынычсызлыгын пропагандалауга җәлеп итү;

- юл-транспорт хәлакәтләрен профилактикалау;

- физик культура һәм сәламәт яшәү образын пропагандалау;

- машина йөртү осталыгын үстерү һәм автотранспортны куркынычсыз файдалануны пропагандалау.

Конкурсның җиңүчеләренә район ветераннар советының һәм ДОСААФ оешмасының  дипломнары , кыйммәтле бүләкләре тапшырылды.

Хатын-кызлар арасында  җиңүчеләр:

1 урын - Хөсәенова Дөльфара

2 урын  - Сәетова Рәсимә

3  урын - Шакирова Гөлсирә

Ирләр арасында җиңүчеләр:

 1 урын - Хафизов Фәрит

2 урын - Мухамадиев Дилшат

3 урын - Султанов Равил

"Иң өлкән хатын-кыз" номинациясендә җиңүче - Хөсәенова Дөлфара

"Иң өлкән ир-ат" номинациясендә җиңүче -Хаҗиев Равиль

Бүген, 6 октябрьдә  10.00 сәгатьтә Актаныш районы ДОСААФ оешмасы территориясендә өлкән яшьтәгеләр арасында машина йөртү осталыгына бәйге узды. 

 Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм Күҗәкә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Ветераннар, Сез безнең горурлык” рәсем конкурсында катнашалар.  Әлеге чара укучыларны рәсем сәнгатенә тарту, аларның зәвыгын үстерү, иҗади талантларын тормышка ашыру өчен оештырылды. 

 Безнең мәктәптә тимурчылык эше күп еллар инде эшләп килә. Әлеге чарага 1-9 класс укучыларының барысы да тартылган.  Укучылар төрле акцияләрдә катнашалар.  Өлкән укытучыларны, сугыш ветераннарын бәйрәмнәр белән котлыйлар.

“Өлкәннәр көне” һәм “Укытучылар көне” уңаеннан 6 класс укучылары ветеран укытучылар Мөхәммәтова Зәнфирә апа, Хаҗиев Сәяф абый һәм мәктәптә эшләгән хезмәткәрләр Хаҗиев Равил абый, Валиева Мәкмүнә апаларны бәйрәм белән котладылар.  

Ел саен октябрь аенда ветеран укытучыларыбызны Өлкәннәр көне һәм Укытучылар көне белән котлыйбыз.

Безнең илдә укытучы һөнәре бик зур мәгънәгә ия. Яхшы укытучы укучының күңелендә, йөрәгендә яши. Кешеләрнең кылган гамәлләрендә һәм уйларында алар безгә үрнәк  булып әйләнеп кайта.

Шуның өчен без дә октябрь аен аерым бер дулкынлану белән көтеп алабыз.  Бу көнне без укытучыларбызга хөрмәтебезне тагын бер мәртәбә күрсәтергә ашкынабыз.  

Шул уңайдан бүген мәктәпкә ветеран укытучыларыбызны бәйрәмгә чакырдык.  Озак еллар мәктәп директоры  булып эшләгән Хаҗиев Сәяф абый, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәмәтдинова Зәнфирә апа, башлангыч класс укытучылары Әхмәтханова Мәфкыя апа һәм Мөхәммәтова Җүәйрә апа,  тарих һәм география укытучысы Гомәрова Халидә апа, математика һәм информатика укытучысы Гомәров Фикус абыйлар кунакка килде.  Ветеран укытучыларыбыз өчен укучылар тарафыннан концерт номерлары күрсәтелде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International