Җитезлектә узыша ... өлкәннәр

2015 елның 6 октябре, сишәмбе

Бүген, 6 октябрьдә  10.00 сәгатьтә Актаныш районы ДОСААФ оешмасы территориясендә өлкән яшьтәгеләр арасында машина йөртү осталыгына бәйге узды.

 Конкурсның төп максатлары булып өлкән яшьтәге кешеләрне юл йөртү кагыйдәләре куркынычсызлыгын пропагандалауга җәлеп итү, юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, машина йөртү осталыгын үстерү һәм автотранспортны куркынычсыз файдалануны пропагандалау торды.

Конкурста 60 яше тулган ир-атлар һәм 55 яше тулган хатын-кызлар катнаша алды һәм конкурста катнашучыларның «В» категорияле машина йөртү таныклыклары булырга тиеш иде.

 Конкурс 2 этапта үтте:

- 1 этапта юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча  20 сорауга җавап бирергә кирәк иде;

- 2 этапта күнекмәләр башкарыла: «Алгы ход белән «змейка», «Стоянка», алгы ход белән «бокс», алгы ход белән «крест», «стоп-линия».

 

Конкурста барлыгы 18 райондашыбыз көч сынашты. Алар арасыннан иң өлкән конкурсантлар булып 85 яшьлек Равил Хаҗиев (Я.Әлем),80 яшьләрен тутырган Фәндүс Басыйров (Пучы) һәм Илдус Загитов (Актаныш) булдылар. Ә хатын-кызлар арасында - 67 яшьлек Дөлфирә Хөсәенова (Актаныш).

Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде.

Хатын-кызлар арасында:

1 урын Дөлфирә Хөсәенова;

2 урын Рәсимә Сәетова;

3 урын Гөлсирә Шакирова.

Ир-атлар арасында:

1 урын Фәрит Хафизов;

2 урын Дилшат Мөхәммәдиев;

3 урын Равил Солтанов.

 

Бәйгедә катнашучыларга диплом һәм истәлекле бүләкләр, ә 1 урынны яулаган һәм иң өлкән конкурсантларга район ДОСААФ оешмасының кыйммәтле бүләкләре тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International