Ветераннарны конкурста катнашырга чакырабыз.

2015 елның 6 октябре, сишәмбе

Актаныш районында яшәүче ветераннарны өлкәннәр  Декадасы кысаларында оештырылган “Халкыбызның милли ризыклары -Бәлеш”  конкурс  - күргәзмәсендә катнашырга чакырабыз. 

1.     Конкурсның максаты.       “Халкыбызның милли ризыклары -Бәлеш”  конкурс  - күргәзмәсе   татар халкының  иң күркәм  милли ризыгы булган  Бәлешне пропагандалау, татар халкының милли традициясен саклау.  Халкыбызны кулинария сәнгатенә тарту һәм күргәзмәдә катнашучыларны  төрле ризыктан  Бәлеш   пешерү  рецепты белән таныштыру. 

Конкурсны үткәрүнең инициаторы Татарстан  Республикасы Актаныш районы  ветераннарының (пенсионерларының)  җирле җәмәгать  оешмасы.

 Конкурс-күргәзмәне үткәрү шартлары һәм  тәртибе

- Конкурс-күргәзмәдә катнашу өчен төрле ризыктан (ит, кабак, бәрәңге, балан, ярма ризыклары һәм башка ингриедентлардан)   әзерләнгән татар халкының милли ризыгы Бәлешне тәкъдим итү.  Кулинар ризыкның  рецепты булу мәжбүри шарт булып тора.

- Конкурс-күргәзмә 09 октябрь көнне район мәдәният йортының фойесында 9.00 сәгатьтә башлана.

-  Конкурс-күргәзмәнең җиңүчелэре профессиональ  жюри тарафыннан бәяләнә, җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла.

  Җиңүчеләрне бүләкләү.    Конкурс-күргәзмәнең җиңүчеләрен бүләкләү тантаналы шартларда 09 октябрь  көнне район мәдәният  йортында узачак,  җиңүчеләр исемлеге “Актаныш  таннары”  газетасында чагылачак.

Белешмәләр өчен телефон: 3-15-70, 3-14-11

                                                                                                                    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International