Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм Күҗәкә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Ветераннар, Сез безнең горурлык” рәсем конкурсында катнашалар. Әлеге чара укучыларны рәсем сәнгатенә тарту, аларның зәвыгын үстерү, иҗади талантларын тормышка ашыру өчен оештырылды.