Ел саен октябрь аенда ветеран укытучыларыбызны “Өлкәннәр көне” һәм “Укытучылар көне” белән котлыйбыз.
Безнең илдә укытучы һөнәре бик зур мәгънәгә ия. Яхшы укытучы укучының күңелендә, йөрәгендә яши. Кешеләрнең кылган гамәлләрендә һәм уйларында алар безгә үрнәк булып әйләнеп кайта.
Шуның өчен без дә октябрь аен аерым бер дулкынлану белән көтеп алабыз. Бу көнне без укытучыларбызга хөрмәтебезне тагын бер мәртәбә күрсәтергә ашкынабыз.
Шул уңайдан бүген мәктәпкә ветеран укытучыларыбызны бәйрәмгә чакырдык. Озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Хаҗиев Сәяф абый, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәмәтдинова Зәнфирә апа, башлангыч класс укытучылары Әхмәтханова Мәфкыя апа һәм Мөхәммәтова Җүәйрә апа, тарих һәм география укытучысы Гомәрова Халидә апа, математика һәм информатика укытучысы Гомәров Фикус абыйлар кунакка килде. Ветеран укытучыларыбыз өчен укучылар тарафыннан концерт номерлары күрсәтелде.