Безнең мәктәптә тимурчылык эше күп еллар инде эшләп килә. Әлеге чарага 1-9 класс укучыларының барысы да тартылган. Укучылар төрле акцияләрдә катнашалар. Өлкән укытучыларны, сугыш ветераннарын бәйрәмнәр белән котлыйлар.
“Өлкәннәр көне” һәм “Укытучылар көне” уңаеннан 6 класс укучылары ветеран укытучылар Мөхәммәтова Зәнфирә апа, Хаҗиев Сәяф абый һәм мәктәптә эшләгән хезмәткәрләр Хаҗиев Равил абый, Валиева Мәкмүнә апаларны бәйрәм белән котладылар.