ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Соңгы көннәрдә һава температурасы сикерүгә бәйле рәвештә, юлларда һәм түбәләрдә боз катламы хасил булды
Байсар мәктәбенең башлангыч класс укучылары өлкәннәр ункөнлеге кысаларында мәктәптә озак еллар эшләп лаеклы ялда булган ветеран Нәфисә апа белән очраштылар
 Укучылар үз куллары белән котлау открыткалары ясадылар
 Өлкәннәр декадасы уңаеннан Байсар мәктәбендә шәфкатьлелек темасына барлык классларда да тәрбия сәгатьләре үтте. 5-8  класс укучылары “Алтынга тиңләшерлек гомер” очрашу кичәсе  оештырдылар

 Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә, Мәгариф һәм фән министрының 2015 нче елның 15 нче августында чыгарылган   8671/15 нче номерлы боерыгына  нигезенләнеп, октябрь башыннан иртәнге зарядка үткәрелә башлады.

         Иртәнге зарядка кәефне яхшырта, эшкә дәрт өсти, сәламәтлекне яхшырта. Шул уңайдан  укучыларыбыз һәр  уку көне иртәнге зарядкадан башлый, укучыларның сәламәтлеген саклау максатыннан дәресләрдә физкультминуткалар да даими оештырыла.

  Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә,  Өлкәннәр ункөнлеген йомгаклау кичәсе үткәрелде.   Бәйрәмне сигезенче класс укучылары  алып барды. Концерт номерлары барышында төрле елларда мәктәп тормышын чагылдырган презентация күрсәтелде .Балалар кунакларга үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар. 
Коррупциягә каршы көрәш эшчәнлеге буенча Татарстан – Россиянең башка төбәкләре генә түгел, ә федераль үзәк өчен дә үрнәк. Коррупциягә каршы федераль сәясәтне үстерүдә дә иң зур рольне нәкъ менә безнең республика башкара.

11
октябрь, 2015 ел
якшәмбе
1 октябрьдән көзге чакырылыш башланды, һәм, гадәттәгечә, ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Моңарчы армия сафларына китүчеләргә күп документ  җыярга кирәк иде. Менә өченче чакырылыш  инде һәр чакырылучы электрон карта белән тәэмин ителә. Аңа фотосурәте, медицина кенәгәсе, машина йөртү турындагы таныклыгы һәм башка мөһим мәгълүматлар сыйган. 
Районда өлкәннәр декадасы бара. Бар җирдә өлкәннәребезгә хөрмәт күрсәтелә
10 нчы октябрь көнне Чалманарат авылы мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан " Матур булсын гомер көзләре "исемле кичә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International