Байсар мәктәбенең башлангыч класс укучылары өлкәннәр ункөнлеге кысаларында мәктәптә озак еллар эшләп лаеклы ялда булган ветеран Нәфисә апа белән очраштылар. Нәфисә апа әлеге мәктәптә озак еллар балаларга белем һәм тәрбия генә биреп калмаган, төрле чараларда катнашкан. Ул хәзер дә оста итеп бии. Укучылар да Нәфисә апага үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Соңыннан бергәләп төрле милли уеннар уйнадылар. Очрашу бик күңелле узды.