Коррупциягә каршы көрәш эшчәнлеге буенча Татарстан – Россиянең башка төбәкләре генә түгел, ә федераль үзәк өчен дә үрнәк. Коррупциягә каршы федераль сәясәтне үстерүдә дә иң зур рольне нәкъ менә безнең республика башкара.
Татарстанның дәүләт җитәкчеләре - министрлар, төрле идарәчелек һәм оешма башлыклары, муниципаль берәмлек җитәкчеләре өчен коррупциягә каршы көрәш буенча махсус семинар уздырылды. Алар алдында Россия юстиция министрлыгы каршындагы Россия хокук академиясе проректоры, юридик фәннәр докторы Виктор Астанин чыгыш ясады. Ул Татарстан җитәкчеләренә коррупциягә китерүче сәбәпләр, ришвәтчелектән саклану ысуллары турында сөйләде, коррупция очрагы буларак саналырга мөмкин булган хәлләр, вакыйгалар турында тәфсилләп аңлатты.
Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча...
Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин сүзләренә караганда, әлеге чара республика Президенты Рөстәм Миңнехановның боерыгы буенча махсус оештырылган.
- Дәүләт һәм муниципаль дәрәҗәдәге җитәкчеләрне коррупциягә каршы көрәшергә, әлеге афәттән сакланырга өйрәтү мөһим. Моның өчен аларның бу өлкәдәге белемнәрен арттыру шарт. Кызганыч, кайбер җитәкчеләр коррупция белән бәйле тыюлар турында белми. Моның шулай булуын әлеге затлар тарафыннан кылынган, әледән-әле ачыкланган хокук бозу очраклары ассызыклый. Аларның керем һәм чыгымнары турындагы мәгълүмат та шуны ук күрсәтә, - дип белдерде Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин.
Нәкъ менә әлеге вәзгыятьне күздә тотып, Рөстәм Миңнеханов республиканың җитәкче урыннарында эшләүче затлары өчен коррупциягә каршы федераль законнардагы үзгәрешләр һәм бу өлкәдәге башка мәсьәләләргә багышланган махсус семинар уздырырга боерган да инде.
Татарстан – һәрвакыттагыча беренче
- Мин Татарстандагы коррупциягә каршы көрәш белән бәйле эшчәнлек барышын күптән күзәтәм. Бу тармак буенча республика Россиядә иң алдынгы урыннарның берсен тота. Мәсәлән, биредә коррупциягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән төбәк программасы коррупциягә каршы көрәш буенча федераль законга караганда күпкә иртәрәк кабул ителде. Шәхсән мин әлеге уникаль программа белән 2007 елда ук танышкан идем (федераль закон исә 2008 ел азагында гына кабул ителде – ред. ), - дип ассызыклады Виктор Астанин семинар тәмамлангач.
Галим сүзләренә караганда, Татарстан - әлеге афәткә каршы көрәш буенча башка регионнар гына түгел, ә федераль үзәк өчен дә үрнәк ролен үти.
- Мәсәлән, коррупциягә каршы экспертиза институты барлыкка китерү, муниципаль хезмәткәрләр эшчәнлеге белән бәйле инновацион юнәлешләр, әлеге җитәкчеләрнең коррупциягә каршы көрәш ысулларын куллануы белән бәйле проблемалар беренче булып нәкъ менә Татарстанда күтәрелде. Шул рәвешле, мин коррупциягә каршы федераль сәясәтне үстерүдә иң зур рольне нәкъ менә сезнең республика уйный дип әйтә алам, - дип дәвам итте сүзен проректор.
Виктор Астанин сүзләренә караганда, Россиянең закон чыгару системасы шактый яшь булуы белән аерылып тора һәм ул, кагыйдә буларак, гамәли эшчәнлек нәтиҗәсендә формалаша. Мәсәлән, коррупциягә каршы көрәш буенча федераль канун соңгы дүрт-биш ел эчендә шактый үскән, камилләшкән. Шулай да, хокук сакчыларын, закон чыгаручыларны әлеге тармакны камилләштерүдә яңадан-яңа ысуллар куллануга этәрүе шактый авыр. Алар моңа кадәр Россиядә кулланылмаган чаралар ярдәмендә эшләргә теләми. Шуңа күрә хәзерге вакытта иң зур максат – әлеге стереотипларны юкка чыгарып, яңа алымнарга таяна башлау булырга тиеш.
Коррупциягә каршы көрәш нәтиҗәле булсын өчен
- Бүгенге чара коррупциягә каршы таләпләрдән, төрле чикләү һәм тыюлардан хәбәрдар булырга тиешле затлар өчен бик зур әһәмияткә ия дип саныйм. Нәкъ менә шушындый чаралар коррупциягә каршы тискәре караш барлыкка килүгә китерә дә инде. Бүген залда коррупция күренешләреннән шактый читтә торучы затлар утыруы мине аеруча куандырды. Һәм без бүген аларны кисәттек, - дип аңлатты җитәкче.
Шунысын да ассызыклап китү кирәк: моңа кадәр Россиядә мондый семинарларның оештырылыганы булмаган әле.
- Республикакүләм дәрәҗәдә, барча министрлык һәм районнар катнашында узган мондый семинарны күргән юк иде әле. Татарстан – үзенең шактый алдынгы төбәк булуын тагын бер кат ассызыклап күрсәтте, - диде Виктор Астанин.
Галим сүзләренә караганда, коррупциягә каршы көрәш темасына күнегергә кирәк. Кагыйдә буларак, коррупция, ришвәтчелек очракларын ачыклау, әлеге закон бозган затларны җаваплылыкка тарту эшчәнлеге киң җәмәгатьчелектән башка гына тормышка ашырыла. Бу турыда, кагыйдә буларак, җинаять эше ачылгач кына билгеле була. Ә менә коррупцияне кисәтүдә исә, киресенчә, һәркем катнашырга тиеш. Бары тик шул чагында гына коррупцияне җиңеп булачак.
Рәмзия ЗАКИРОВА