Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә, Мәгариф һәм фән министрының 2015 нче елның 15 нче августында чыгарылган 8671/15 нче номерлы боерыгына нигезенләнеп, октябрь башыннан иртәнге зарядка үткәрелә башлады.
Иртәнге зарядка кәефне яхшырта, эшкә дәрт өсти, сәламәтлекне яхшырта. Шул уңайдан укучыларыбыз һәр уку көне иртәнгезарядкадан башлый, укучыларның сәламәтлеген саклау максатыннан дәресләрдә физкультминуткалар да даими оештырыла.
9 октябрь көнне Уразай мәдәният йортында Актаныш туган якны өйрәнү музее белән берлектә "Таулар" колхозын күп еллар җитәкләгән Инсаф Камалетдиновның тууына 90 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе үткәрелде. Кичәгә шул чорда Инсаф ага белән эшләгән җитәкчеләр, хезмәттәшләре,балалары, туганнары катнашты.