"Юлларда имин булыйк !" класс сәгате

2015 елның 13 октябре, сишәмбе

Балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату  буенча Югары Яхшый мәктәбендә шактый чаралар уза. Бүген, укытучы Зигангирова Зарима Әзһәм кызы, "Юлларда имин йөрик!" дигән  гомуми класс сәгате уздырды.
Балалар оешмасы каршында эшләп килүче " ЮИД" отряды  үзенең эш планы белән таныштырды.  Укучылар белән " 1 сорауга 100  җавап " исемле бәйге үткәрелде. Бәйгедә 9 нчы класс укучысы Шәрифуллин Нәфис җиңеп чыкты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International