9 октябрь көнне Уразай мәдәният йортында Актаныш туган якны өйрәнү музее белән берлектә "Таулар" колхозын күп еллар җитәкләгән Инсаф Камалетдиновның тууына 90 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе үткәрелде.
Узенең бар тырышлыгын һәм тәҗрибәсен җирлеге үсешенә юнәлдергән, авыл хуҗалыгы тармагында риясыз хезмәт куйган, исеме җисеменә туры килә торган җир агасы-хөрмәтле Инсаф Заһретдин улы Камалетдиновның тууына 90ел тулуга багышланды.
Кичәдә шул чорда Инсаф ага белән эшләгән җитәкчеләр, хезмәттәшләре,балалары, туганнары катнашты.
Татарстанны шаулаткан хуҗалык рәисе Инсаф Камалетдиновның фидакарьле Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, Татарстан Югары Советы Президиумының мактау грамоталары белән бәялән шәхес, аңа республиканың атказанган агрономы дигән мактаулы исем бирелгән.
Хезмәте барның, хөрмәте бар!