" Матур булсын гомер көзләре "

2015 елның 11 октябре, якшәмбе
 10 нчы октябрь көнне Чалманарат авылы  мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан " Матур булсын гомер көзләре "  исемле кичә үткәрелде . Өлкәннәрне Авыл җирлеге башлыгы К.С. Әхмәтов, авылыбызның имам - хатибы Мөҗәһит ага үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Кичә барышында үзләренә карата әйтелгән җылы сүзләрдән соң ихтирам һәм игътибардан бик канәгать  калдылар. Кичәдән соң алар өчен чәй табыны әзерләнде. Җирлектәге барлык өлкәннәребезне " Наратлы " хуҗалыгы күчтәнәч каплары таратып сөендерде. Кичәдән зур рәхмәтләр әйтеп таралдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International