Өлкәннәр декадасы уңаеннан Байсар мәктәбендә шәфкатьлелек темасына барлык классларда да тәрбия сәгатьләре үтте. 5-8 класс укучылары “Алтынга тиңләшерлек гомер” очрашу кичәсе оештырдылар. Очрашуга кунак итеп Садриева Мәрьям һәм Фатихова Флүрә апалар килде. Алар үзләренең балачак, яшьлек, елларындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Икесе дә авылыбызның хөрмәтле кешеләре. Мәрьям апа врач, Флүрә апа тегүче булып бик озак хезмәт куйдылар.
Очрашу бик кызыклы булды. Укучылар өлкәннәргә шигырьләр сөйләделәр, җырладылар.Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.