ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә  " 2015- 2025 нче елларга  Татарстан Республикасында тәрбия бирү стратегиясе "ндә мәктәп һәм гаилә бәйләнеше" дигән темага гомуми ата-аналар җыелышы булды.  Укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нуриева Ә.Г. стратегиядә күрсәтелгән ата- аналарның педагогик компетентлыгын   үстерү чаралары белән таныштырды,  балаларның иминлеген, сәламәтлеген тәэмин итү, аларны   төрле  куркынычлардан  саклау турында  район больницасының психотерапевты Мәхәмәтова Роза Нәҗметдин кызының, информатика укытучысы Гайсин Радик Рамил улының, Такталачык табиблык-амбулаторлык пункты баш врачы Минхуҗин Ленар Сәүбән улының  тирән эчтәлекле чыгышлары бер генә ата- ананы да битараф калдырмады.

10-ноябрь  көнне     Әтәс  авыл  мәдәният   йортында кичә  үткәрелде.   Бездә   кунакта шагыйрә   Әлфия  Ситдыйкова   һәм   язучы  Факил  Сафин  булдылар.
Республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыклары сөт җитештерү һәм сату күләме буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында иң алда баручылардан санала. Мәсәлән, 2015 елның 2 ноябренә тәүлеккә 2923 тонна сөт җитештерелгән (2014 елга карата 106%), 2773 тонна сатылган (107%), бу күләм Россиянең җиде төбәге күрсәткечләренә тиң. Бүген Россия Федерациясендә сатыла торган сөтнең 7,9% Татарстанга туры килә (2014 елда 7,6% иде).

10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе базасында туган телдә (рус булмаган) белем алучы балалар өчен рус теле фәненнән олимпиада узды. Анда 7-11 сыйныф укучылары катнашты.
Бүген рус теленнән 7-11 класс укучылары арасында  республика одимпиадасының муниципаль этабы булып узды. Безнең мәктәптән 8 класс укучысы Хабибуллина Алинә катнашты.
Кәзкәй авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хисматуллин Гайсә Хисматулла улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
8 ноябрь көнне Иске Балтач авыл клуб мөдире Нәбиева. Л.балалар өчен "Күңелле уеннар" кичәсе уздырды.
Отряд җитәкчеләре эшләгән эшләргә анализ ясадылар, киләчәккә планнар карадылар.
7 ноябрь көнне Күҗәкә авылы клубының тамашалар залында күренекле татар җырчысы Илназ Минвәлиевның концерты булды.
Алдагы көн белән чагыштырганда, савым сыерларының продуктлыгы тагын 2,6 тоннага кимегән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International