Такталачык мәктәбе яңалыклары Гомуми ата-аналар җыелышы

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә  " 2015- 2025 нче елларга  Татарстан Республикасында тәрбия бирү стратегиясе "ндә мәктәп һәм гаилә бәйләнеше" дигән темага гомуми ата-аналар җыелышы булды.  Укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нуриева Ә.Г. стратегиядә күрсәтелгән ата- аналарның педагогик компетентлыгын   үстерү чаралары белән таныштырды,  балаларның иминлеген, сәламәтлеген тәэмин итү, аларны   төрле  куркынычлардан  саклау турында  район больницасының психотерапевты Мәхәмәтова Роза Нәҗметдин кызының, информатика укытучысы Гайсин Радик Рамил улының, Такталачык табиблык-амбулаторлык пункты баш врачы Минхуҗин Ленар Сәүбән улының  тирән эчтәлекле чыгышлары бер генә ата- ананы да битараф калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International