Югары Яхшый мәктәбенең “Дуслык” балалар оешмасы җыены узды. Отряд җитәкчеләре эшләгән эшләргә анализ ясадылар, киләчәккә планнар карадылар. Педагог –организатор Зигангирова Зарима Әзһәм кызы конкурс нигезләмәләре белән таныштырды. Актанышта ачылган “ Яшьлек- тайм”ның эшчәнлеген, эш сәгатьләрен, түләү тәртипләрен сөйләде.