Әтәстә кунакта язучылар

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе
10-ноябрь  көнне     Әтәс  авыл  мәдәният   йортында  тагын  бер  бик  матур   кичә  үткәрелде.   Бездә   кунакта   якташыбыз    шагыйрә   Әлфия  Ситдыйкова   һәм   язучы  Факил  Сафин  булдылар. Китапханәдә    ике  авторның  да   әсәрләреннән   "Һәркемнең  үз  каләме"дигән   китап  күргәзмәсе  эшләнде.   Кунаклар   яңа   китапханә һәм клуб   белән, ә тамашачылар аларның   иҗатлары   белән   таныштылар. Авторлар  әсәрләреннән   өзекләр,  шигырьләр   укыдылар.   Шулай  ук   балалар   да   аларның  әсәрләрен  укып,  автографлы  китапларга   ия   булдылар.   Очрашуга  тикле     тамашачылар     Факил  Сафинны     язучы  буларак  кына      белсәләр   ,бүгенге    тамашадан  соң алар  аның  күп   җырлар  авторы  да  икәнен  аңладылар. Ул  үз   әсәрләренә  һәм   башка  шагыйрьләрнең   әсәрләренә  дә   күп   көйләр   язган.  Очрашуда аның  җырлары  белән    Яр   Чаллы  пед.  институты доценты   Дания   Сибгатуллина  таныштырды . Тамашачылар кичәне бик җылы кабул иттеләр һәм кунакларга, оештыручыларга   зур  рәхмәтләрен  җиткерделәр.  Очрашу   Ф.Сафин   сүзләренә   язылган   "Яшик   әле"  җыры  белән   тәмамланды.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International