Татарстанда ноябрь башында сөт күләме 22,5 тоннага төшкән

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе
 Татарстанда ноябрь башында сөт күләме 22,5 тоннага төшкән. Алдагы көн белән чагыштырганда, савым сыерларының продуктлыгы тагын 2,6 тоннага кимиячәк. Һәр сыердан уртача сөт күләме 12,4 кг тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Бигрәк тә республиканың Чирмешән районында сөт күләме нык кимегән, анда узган тәүлектә 12,8 тонна сөт савып алынган, Менделеевскида - 16,8, Бөгелмәдә - 22,1, Спаста - 27,6 тонна.
Әтнә, Саба, Мамадыш, Балтач, Кукмара, Актаныш районнары терлекчеләре чагыштырмача тотрыклы эшли. Узган тәүлектә алар 118-157 тонна продукция җитештергән. Гомумән, узган тәүлектә Татарстанда 2890,8 тонна сөт җитештерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International