ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген рус әдәбиятыннан 7- 11 класс укучылары арасында республика олимпиадасының муниципаль этабы булып узды. Безнең мәктәптән 8 класс укучысы Хисамова Энҗе дә катнашты.
10 ноябрь Кәзкәй мәдәният йортында "Көз - муллык чоры" исемле бәйрәм кичәсе оештырылды. Бәйрәмдә җирлекнең "Шырлык" КВН командасы чыгышы, үзешчәннәр тарафыннан җырлар, биюләр башкарылды, скетчлар күрсәтелде. Тамашачылар төрле уеннарда катнаштылар.
Бүген, 11 ноябрьдә район хакимиятенең утырышлар залында эшкуарлыкка ярдәм күрсәтүче программаларны җиткерү буенча район эшмәкәрләре белән зона киңәшмәсе узды
Усы авыл китапханәсендә"Өстәлемдә-яраткан китабым" исемле рәсем конкурсы үткэрелде.

Аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга 23 ноябрьдән Чаллы шәһәрендә урнашкан “Радуга” санаториясенә 10 юллама бар.

         Ял итәргә теләге булган балаларның әти-әниләре өстәмә мәгълүмат алу өчен "Игелек үзәгенең" 3-02-80 телефонына шалтыратуларын сорыйбыз.

“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында яңа алты категория барлыкка килде
Аракы сатучылар ЕГАИСка күчәчәкләр. Киләсе ел башыннан этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү һәм сату күләмен исәпкә алу буенча бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ЕГАИС) эшли башлаячак

Педсовет.

Класс җитәкчеләре беренче чирек нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Чиреклек эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, алга бурычлар куелды.

 Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә нарколог Ленар Саубанович Минхуҗин тарафыннан 8-9 нчы класс укучыларына  "Спиртлы эчемлекләр, наркотикларның яшүсмер организмына зыяны" дигән темага чыгыш ясалды, соңыннан 15 яше тулган 7 укучыга наркотест үткәрелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International