Түке авыл китапханәсендә балалар белән берлектә кул эшләре күргәзмәсе үткәрелде.
Әтәс авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Оста куллар" клубы октябрь аеннан тагын эшен гөрләтеп башлап җибәрде. Клуб кызлары шушы араларда чәчәк, башмак бәйләргә өйрәнделәр. Бүген алар крючок белән яңа төр башмак бәйләргә өйрәнә башладылар. Клубка җирлекнең 12 хатын-кызы йөри. . Хатын-кызларыбызның кул эшләре Әниләр көнендә күргәзмәгә куелачак.
“Яшьлек” милли – мәдәни үзәгендә 12 ноябрь көнне терлекчелек мәсьәләләренә багышланган 24 форма киңәшмә узды. Анда агымдагы елның 10 ай эш нәтиҗәләренә тәфсилле анализ ясалды, барлык хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр айлык хезмәтләренә бәя алды.
Киров авылы халык театры үзешчәннәре Әсгатъ Мирзаһитовның "Аналар көтәләр улларын"дигән сәхнә әсәре белән Иске Богады авылы тамашачысы алдында чыгыш ясады.
3 ноябрь көнне Татар Суыксу авылы китапханәсендә "Сәнгать төне 2015" акциясе булып узды.