Бездә кунакта - халык театры.

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Киров авылы халык театры үзешчәннәре Әсгать Мирзаһитовның "Аналар көтәләр улларын" сәхнә әсәре белән Иске Богады авылы тамашачысы алдында чыгыш ясады. Авыл халкы  спектакльне бик җылы кабул итте. Үзешчәннәр рольләрен профессиональ югарылыкта башкардылар. Алар 16 ноябрьдә Казан тамашачысы алдында чыгыш ясаячаклар. Аларга уңышлар телибез!

  Иске Богады авыл мәдәният йорты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International