Иске Кормаш авыл китапханәсендә әңгәмә узды.

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе
10 ноябрь көнне Иске Кормаш авыл китапханәсендә,язучы Эдуард Касыймовның тууына 85 ел тулу уңаеннан,әңгәмә узды."Гуманистлык үрнәге" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.Китапханәче яшүсмерләрне язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды.Язучының иҗатын яратучы яшүсмерләр аның "Гомер ике килми","Томан аша","Бир кулыңны дустым" дигән әсәрләренең кыскача эчтәлеген сөйләделәр,яраткан геройларына характеристика бирделәр.Әңгәмә бик җанлы һәм күңелле узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International