Бүген, 11 ноябрьдә район хакимиятенең утырышлар залында эшкуарлыкка ярдәм күрсәтүче программаларны җиткерү буенча район эшмәкәрләре белән зона киңәшмәсе узды. Мондый киңәшмәләр кичә Киров һәм Пучы зоналарында узган иде. Шулай ук бүген мондый киңәшмәне Татар Суксу зонасында да уздыру планлаштырылган.
Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм итү үзәгенең Актаныш муниципаль районы буенча вәкиле Булат Шайхразиев эшмәкәрләргә файдалы булган, ярдәм итүче программалар, яңалыклар турында мәгълүмат җиткерде.
Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү буенча тулырак сез, http://mert.tatarstan.ru/rus/Development_and_support_of_small_and_medium_businesses.htm һәм http://agro.tatarstan.ru/rus/granti-fermeram-i-subsidii-lph.htm сылтамалары аша үтеп таныша аласыз.