Яңа Кормаш мәдәният йортында 28 ноябрь көнне “Әниләр көне”уңаеннан үтәчәк бәйрәмгә әзерлек бара.Бәйрәмдә әниләр катнашында кызыклы уеннар , конкурслар һәм концерт номерлары белән үрелеп барачак.Кичә чәй табыны артында төгәлләнәчәк.
Яңа Кормаш авылының “Газиз”мәчетендә дини дәресләр башланып китте. Укуларга балалар гына түгел, өлкәннәр дә дини гыйлемнәрен ала алалар.Шимбә, 14 ноябрь көнне дини дәресләр башланып китте, белем алырга 14 бала килгән иде.Дәресләрне Нур хәзрәт Хөсәенов бирә.
15 ноябрь көнне Кыр-Каентүбә авыл клубында "Толерантлык-тынычлыкка юл" дигән кичә үткәрелде.
13 ноябрь көнне Казандагы “Корстон” куңел ачу комплексында “Күп төсмерле Россия” / “Многоликая Россия” VIII Бөтенроссия журналистлар ачык конкурсына нәтиҗә ясалды
Ахун авылында борынгыдан килгән йоланы яңартып,авылыбызның ак әбисе Галлямова Вәсимә апаларда каз өмәсе узды.
15 нче ноябрь- якшәмбе көнне "Татарстан - Яңа гасыр" телевизион каналыннан Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында укучыларыбызның турыдан туры катнашы белән төшерелгән "Әдәби хәзинә" тапшыруын күрсәттеләр. Тапшыру авылдашыбыз - Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзал иҗатына багышланган.
12 нче ноябрь көнне 9 класс укучыларының ата-аналары җыелышы булып узды. Мәктәп директоры В.М. Салихов ОГЭ нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады, ата-аналарга балаларның укуы, үз-үзләрен тотышы, тәртипләре буенча игътибарлы булырга чакырды. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Т.М. Ваҗетдинова ата- аналарны имтихан бирәсе фәннәр буенча консультация көннәре белән таныштырды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында Россия Федерациясе хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2015 елның 2 октябренә Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстанда минималь хезмәт хакы турында килешү төзелде.
13 ноябрь көнне районда төп мәктәп укытучылары дәүләт йомгаклау аттестациясе биремнәрен эшләделәр. Мәктәбебез укытучылары да үз фәннәре буенча белемнәрен күрсәттеләр.