15 нче ноябрь- якшәмбе көнне "Татарстан - Яңа гасыр" телевизион каналыннан Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында укучыларыбызның турыдан туры катнашы белән төшерелгән "Әдәби хәзинә" тапшыруын күрсәттеләр. Тапшыру авылдашыбыз - Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзал иҗатына багышланган.